Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зарипова Татарстанда махсус операция хәрбиләре гаиләләренә ярдәм итү турында сөйләде

Махсус операциянең беренче көннәреннән бирле Россия Президенты Владимир Путин, төбәк һәм муниципаль хакимиятләрнең карарлары буенча, хәрбиләрнең гаиләләренә комплекслы ярдәм күрсәтелә. Бу хакта «Яңа ел белән, гаилә!» телемарафоны студиясендә республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«Балалар (махсус операциядә катнашучыларның – Т-И искәрмәсе) мәктәпне тәмамларга тиеш иде. Һәр гаиләдә мәктәпне тәмамлау нәрсә ул? Аны (баланы – Т-И искәрмәсе) киендерергә, бәйрәм табыны ясарга һәм башка нәрсәләр өчен акча җыярга кирәк. Монда махсус операциядә катнашучыларның гаиләләре бердәм түләү алды. Соңыннан хәрбиләрнең гаиләләрендә өлкән кешеләр барлыгын да күрдек. Бүген аларга өйдә социаль хезмәт күрсәтелә. Хәрбинең гаиләсендә бала туа икән, без балалар өчен кирәк-ярак комплекты тапшырабыз», – диде Зарипова.

Моннан тыш, махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә санаторийларга һәм балаларына сәламәтләндерү лагерьләренә юлламалар бирелә.

«Бу ир-ат хәрби бурычын үтәгән гаиләләргә чыннан да комплекслы ярдәм. Аның гаиләсе игътибарсыз калмый, муниципалитетлар да зур өлеш кертә. Бушлай ашату да, төрле түгәрәкләр дә бар, ягъни, балаларга да, олыларга да ярдәм күрсәтелә», – дип йомгаклады министр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus