Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Путин: М12 трассасыннан 26 миллионнан артык автомобильче файдаланган инде

М2 «Көнчыгыш» трассасыннан тулаем алганда 26 миллионнан артык автомобильче файдаланган инде. Бу хакта берничә төбәктә, шул исәптән Татарстанда юл объектлары ачканда видеоэлемтә аша Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Узган елның декабрендә М12 автоюлының Мәскәүдән Казанга кадәр өлеше ачылган иде. Бу трассага ихтыяҗ зур булды. Аннан 70 млн тоннадан артык йөк ташылган», – диде дәүләт башлыгы.

Аның сүзләренчә, «бу әһәмиятле магистраль», планлаштырылганча, алга таба Екатеринбург, Төмән юнәлешендә һәм көнчыгышка таба үстереләчәк.

«Бүген аның составына Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен 80 километрлы һәм Башкортстанның берничә торак пунктын 65 километрлы урап узу юллары сафка кертелә», – диде Президент.

Ул әлеге урау юллар шәһәрләрдән һәм бистәләрдән транзит агымны чыгарачак, хәрәкәтне иминрәк итәчәк, шулай ук кешеләрнең тормыш сыйфатына һәм экологик иминлеккә уңай тәэсир итәчәк, диде.

Путин сүзләренчә, Россия төбәкләрендә транспорт каркасын үстерү эзлекле һәм өзлексез алып барыла.

«Бездә юллар челтәрен һәм төп автомагистральләрне үстерүнең яхшы, югары темпы алынды», – дип йомгаклады ул.

Бүген Татарстанда Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлы, Чулман аркылы салынган күпер ачылды. Аның буенча хәрәкәтне видеоэлемтә аша Владимир Путин башлап җибәрде.

Аның составына 81 километр озынлыкта дүрт полосалы югары тизлекле юл, ун күпер, алты транспорт чишелеше, 11 юлүткәргеч һәм төрле дәрәҗәдәге юл киселешләре керә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus