Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Хәрбиләр махсус операциядә гаилә әһәмияте турында: Гаилә кыйммәте арта бара

Махсус хәрби операция ветераннарыннан торган «Добробат» төркеме музыкантлары фронтта үзләренә нәрсә ярдәм итүе, өйләренә кайткач үзләрен ничек каршы алулары турында сөйләде. Солист Иван Хомяков, соло-гитарист Павел Шишкин һәм сәнгать җитәкчесе Валерий Чамрин «ТНВ-Татарстан» телеканалы студиясендә кунак булды.

«Махсус операциядән кайтканда гаилә ничек каршы алырга мөмкин? Әлбәттә, безнең кайтуга бөтенесе дә бик шат һәм бәхетле булды. Һәм барысы да яхшы. Махсус операция зонасында булганда, гаилә кыйммәте арта, чөнки сине туганнарың, якыннарың һәм хәтта, бер таныш булмаган кешеләрнең көтүен аңлыйсың. Болар – гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнә торган олы йөрәкле кешеләр», – диде Иван Хомяков.

Ул махсус операция хәрби зонасында булганда Татарстаннан ярату һәм кайгырту тоеп яшәвен әйтте.

«Ярдәм тулысынча сизелде. Гуманитар ярдәм дә килде, кешеләр дә килде, хәтта аралашу өчен Министрлар Кабинетыннан да килделәр, гуманитарка алып килделәр. Һәм, гомумән, безне яраталар һәм безнең турында кайгырталар дигән хис булды, бу бик шәп иде», – диде коллективның солисты.

Моннан тыш, ул хәрби иптәшләре турында да сөйләде. «Хезмәттәшләр – аерым гаилә. Иптәшеңнең җилкәсе һәрвакыт нык булырга тиеш. Һәм аны синең йөкне күтәрә алуына ышанырга тиешсең», – диде махсус операция ветераны.

Финалда музыкантлар яңа җыр тәкъдим итте.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus