Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татьяна Ларионова: Татарстан – нык гаиләләр территориясе

Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләсе буенча комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова «ТНВ-Татарстан» телеканалының «Яңа ел белән, гаилә» телемарафонында Татарстанны нык гаиләләр территориясе дип әйтте.

«Бездә бар гаиләләр дә нык, имин булсын, гаиләнең һәр әгъзасына, барлык туганнарыгызга һәм якыннарыгызга сәламәтлек. Һичшиксез бәхет, яңа ел могҗизалары, ышаныч, өмет һәм мәхәббәт», – дип теләде депутат һәр татарстанлыга.

Ул һәр ел саен сәгать сукканда өч теләк теләвен әйтте. Беренче теләк эш белән, икенчесе якыннар белән бәйле, ә өченчесе – «үзе өчен».

«Иң мөһиме, алар һәрвакыт диярлек чынга аша. Мин «Аллаһка ышан, үзең дә ялгышма» дигән принцип белән яшим. Шуңа күрә дә, теләсә кайсы теләк чынга ашсын өчен эшләргә, омтылырга, хыялланырга һәм ирешергә кирәк. Минемчә, бу бүген нәрсә теләргә һәм аны ничек чынга ашырырга икән дип уйлаган һәркем өчен иң мөһим теләктер», – диде эфир кунагы.

Татьяна Ларионова үзенең яңа елда әзерли торган иң төп ризыгы дип тун астындагы селедканы саный, һәм аның белән барлык туганнары да килешә.

«Бу уникаль ризык. Безнең гаиләдә аны миңа гына ышанып тапшыралар һәм шуны да әйтергә кирәк: аны татып караган һәркем моннан да тәмлерәкне ашап караган юк дип әйтә. Ни өчен икәнен аңлатам. Анда ингредиентлар күп бит. Балыкны чистартасың, суган, бәрәңге, кишер, чөгендерне кирәгенчә турыйсың, һичшиксез әчкелтем-баллы яшел алма салырга кирәк. Үзең бу вакытта узган елда нинди күңелле нәрсәләр булды соң дип уйлыйсың. Һәм моны һәрвакыт елмаеп эшлисең, чөнки рәхәт елмаюсыз булмый. Ә инде катлап өя башлаганда: «Киләсе елга нәрсә теләргә икән?» дип уйлыйсың. Иң мөһиме – күңел биреп, күңел өчен эшләргә кирәк», – дип киңәш бирде ул иң тәмле ризык әзерләү өчен.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus