Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казан мэры шәһәрдә яшеренү урыннарын әзерләүдәге хаталар турында әйтте

Бүген оператив штабның туры элемтәсе барышында Казан мэры Илсур Метшин гадәттән тыш хәлләр булган очракка яшеренү урыннары торышы турында әйтте.

«Кичә без социаль челтәрләрне, халыкның кәефен, борчылуларын игътибар белән күзәттек. Күп кешедән кире элемтә алдык һәм моннан кешеләрнең бу вәзгыятьтә үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңламавы ачык аңлашылды. Кемдер хәбәрдар булган, кемдер кая барырга һәм үзен ничек тотарга белмәгән», – диде Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы әйтүенчә, гадәттән тыш хәл штабында киңәшмәләр уздырылган һәм идарәче компанияләр белән эш алып барылган.

«Дроннар һөҗүме очрагы турында барлык сөйләшүләр сөйләшү генә булып калды. Кайдадыр подваллар бикле булган, кайдадыр яшеренү урыннары булмаган. Шуңа күрә гамәлләр алгоритмын социаль челтәрләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша юлладык. Сүздә генә килешеп калмадык, идарәче компанияләр өчен шәһәр штабының тиешле карарлары булды. Алар яшеренү урыннарын әзерләү һәм халыкка хәбәр бирү буенча эшләр башкарырга тиеш», – диде ул.

Казан мэры шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык һәм гражданнарны яклау мәсьәләләре белән җитәкчелек итүче урынбасары Искәндәр Гыйниятуллиннан яшеренү урыннарын әзерләү эше турында сөйләвен сорады.

«Гадәттән тыш хәлләрдә халыкны яшерү өчен Казанда подваллар, торак йортларның цоколь катлары, тирәнәйтелгән метрополитен станцияләре, паркинглар һәм башка объектлар файдаланыла», – диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Казанда 5971 күпфатирлы йорт исәпләнә, аларның 1209ында подваллар вакытлыча яшеренү урыны буларак кулланылырга мөмкин. Аларда шәһәр халкыны 80 процент яшеренә ала, диде ул.

«Яшеренү урыннарында һәм бомбоубежищеларда идарәче компания вазифаи затының, җаваплы кешенең, яшеренү урыны ачкычы саклана торган йорт буенча өлкән кешенең телефон номеры күрсәтелгән мәгълүмат такталары бар», – диде ул.

Җаваплы затлар турында мәгълүмат шулай ук гомумйорт чатларында урнаштырылган.

«Без халыктан килгән мәгълүматны күзәттек, алардан кире элемтә алдык, социаль челтәрләрдә комментарийлар укыдык. Безнең тарафтан 30 адрес буенча яшеренү урыннарына керү мөмкинлеге булмау турында адреслы мәгълүмат алынды һәм эшкәртелде, без көн дәвамында бу йортлар буенча эш алып бардык», – дип билгеләде Искәндәр Гыйниятуллин.

Түрәләр, ачкычларны оешкан төстә сакламау, беренче сорау буенча ук аларны бирү мөмкинлеге булмау, шулай ук подвал биналарын су басу очраклары кебек проблемалар ачыклаган . Моннан тыш, Казан башкарма комитеты башлыгы урынбасары идарәче компанияләрнең оператив дежур хезмәтләренең хәбәрдарлык дәрәҗәсе җитәрлек булмавын билгеләп үтте.

«Диспетчерларның халыкка аңлаешлы җавап бирә алмаган очраклары теркәлде. Хәзер моның буенча да оператив эшләргә кирәк», – диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Шулай ук яшеренү урыннары ачкычларын алу мәсьәләсе хәл ителәчәк, дип йомгаклады ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus