Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Теләчедән Фәләхиевлар гаиләсе: Тормышыбыз шушы балалар булганга бәрәкәтле

Теләче районы Иске Җөри авылыннан Фәләхиевлар гаиләсе биш бала тәрбияләп үстерә. Бүген алар ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафонда катнашты.

Гаиләдә биш бала – Зөбәйдә, Билал, Мостафа, Бәшир, Зөбәер үсә. «Балага ана карынында вакытта ук тәрбия бирергә тиешбез. Ана Коръән укый икән, бала ишетә. Туры юлда булып, балалар шуны күреп үсә икән, алар да тәрбияле бала булып үсә. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен балаларны алып кайтырга, тәрбияләргә тиешбез. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Баланы алып кайтудан куркыга кирәкми. Тормышыбыз шушы балалар аркасында бәрәкәтле», – диде Алсу Фәләхиева.

Мөхәммәт Фәләхиев физкультура укыта, авылда 28 ел имам булып тора. «Хәрәкәттә – бәрәкәт. Балаларны да шуңа өндибез. Район, республика, Россия буенча да зур уңышларга ирешәбез дип, күңелләрен үстерәбез. Зур уңышларыбыз да бар», – диде гаилә башлыгы.

«Һәр эшебез гаилә белән берлектә бара. Ирем белән киңәшләшеп бергә башкарабыз. Кызым – уң кулым. Ашарга пешерергә булыша, балаларны караша, улыбыз тыштагы эшләрдә ярдәм итә. Шәҗәрә эшен дә бергә башкардык. Архивларга мөрәҗәгать иттек. Төп мәгълүматны Мәскәү шәһәрендә алдык», – дип сөйләде Алсу Фәләхиева.

Студиягә алар гаиләләренең гарәпчә язылган символын – тугра билгесен алып килгәннәр. «Шәҗәрә буенча әти яктан 11 буынны таптык. Хатыным ягыннан да эшли башладык. 9 буынга төшеп җиттек», – диде Мөхәммәт Фәләхиев.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus