Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов: Татарстан тарихында бу кадәр транспорт проекты тормышка ашырылганы булмады

Татарстан тарихында әле моның кадәр транспорт проекты тормышка ашырылганы булмады. Бу хакта бүген Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен Чулман елгасы аша салынган күпердән урап узу юлын ачканда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.

Түбән Каманы һәм Чаллыны урап узу юлына 81 километр озынлыкта дүрт полосалы югары тизлекле юл, ун күпер, алты транспорт чишелеше, 11 юлүткәргеч һәм төрле дәрәҗәдәге юл киселешләре кергән, диде республика җитәкчесе.

«Без М7 буйлап Түбән Кама ГЭСы һәм Чаллы шәһәре аркылы йөри идек. Яңа юл аркасында машина йөртүчеләр бер сәгатьне янга калдыра ала», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга мондый зур проектны тормышка ашыру мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте. «Киләчәктә дә шулай алга таба хәрәкәт итәрбез дип өметләнәм», – диде ул.

«Идел-Вятскуправтодор» башлыгы Илдар Минһаҗев Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу өчен Кама аркылы күпер төзү 79 млрд сумга төшкән, дип сөйләде. Акча федераль бюджеттан бүлеп бирелгән.

«Объект кыска срокта – ике ел эчендә төзелде. Команда булып эшләү аркасында шушындый нәтиҗәгә ирештек. Биш подрядчы оешма белән эшләдек», – диде ул.

Минһаҗев сүзләренчә, төзелешкә 1,5 мең кеше һәм 500 берәмлек техника җәлеп ителгән. «Объектта дүрт асфальтобетон заводы, ике бетон заводы эшләде», – диде ул.

Урап узу юлы Казан – Екатеринбург – Төмән тиз йөрешле маршруты составына керә һәм М12 трассасы дәвамы булачак.

Чулман аркылы 1,3 километр озынлыктагы күпер Казан — Екатеринбург тизйөрешле маршруты составын керә торган иң зур ясалма корылма.

Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлы төзелешен 2022 елда башладылар. Трасса «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча төзелде.

Алдарак Татарстанда «Зур Яшел Үзән» (А295 Йошкар-Ола — Яшел Үзән трассасыннан Казан чигенә кадәр) яңа автоюлы, реконструкциядән соң Горький шоссесы һәм Иннополис янындагы «Волга» М7 трассасы участогы буйлап хәрәкәт ачылды.

Шәле — Баулы автомобиль юлының Алексеевск — Әлмәт участогы һәм Җиңү проспектыннан М7 трассасына кадәр Вознесение трактының икенче этабы төзелеше тәмамлана.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus