Татарстанда декабрьнең өченче декадасында уртача һава температурасы климатик нормадан 7 градуска югары була. Бу фаразны Татарстан Гидрометеорология үзәге таратты.
Тулаем республика өчен климат нормасы 21 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр -10,1 градус, ә Казанда -9,2 градус була. Шулай итеп, уртача һава температура -3,1 һәм -2,2 градус тәшкил итәчәк.
Татарстан Гидрометеорология үзәге кышның беренче аенда Татарстанда һава температурасының климатик нормадан югарырак булачагын хәбәр иткән иде. Россия Гидрометүзәге мәгълүматы буенча, декабрь Идел буе федераль округының башка төбәкләрендә дә нормадан җылырак булачак.
Иртәгә республикада буран һәм томан сәбәпле, күз күременең 500 метрга кадәр начараюы, көчле җил һәм бозлавык көтелә.