Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Айдар Салимгәрәев: Без ел дәверендә зур игътибар белән Гаилә елы турында яздык

Бүген «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе студиясендә «Яңа ел белән, гаилә» дигән телемарафон баруын хәбәр иткән идек. 12 сәгать дәвамында барган марафон барышы белән «Татмедиа» Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев та танышты һәм Россиядә игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан журналистларның бик күп гаиләләрне күрсәтүләре, алар турында язулары турында әйтте.

«Без ел дәверендә зур игътибар белән Гаилә елы турында яздык. Күпбалалы, матур гаиләләр, буыннар чылбыры хакында бик күп яздык һәм күрсәттек. Бу бик матур һәм кирәкле эш, чөнки гаилә — илебезнең нигезе. Киләсе елда да, аннан соң да һәрвакыт гаилә институтын ныгыту өчен эшләрбез. Яңа ел — гаилә җылысында бәйрәм ителә торган бәйрәм. Шуңа күрә дә, мондый телемарафон уздырылуы бик нык урынлы», — диде ул.

Шулай ук әңгәмәдәш үзенең гаиләсенең традицияләре турында да сөйләде.

«Әлбәттә, гаиләбезнең берничә буыны белән бергәләп җыелу традициясе бар бездә. Бәйрәмнәрдә гел бергә. Яңа елны өйдә каршылыйбыз, гадәттә. Гадәттә, туганнар белән 1,2 гыйнварда бергә җыелабыз. Шулай ук Яңа ел алдыннан бер көн өйдә бергәләп винегрет, икенче көнне пилмән әзерлибез», — диде Айдар Сәлимгәрәев.

  • Телемарафон 21:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның указы нигезендә барган Гаилә елына багышланган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus