Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Яңа ел белән, гаилә!» телемарафоны студиясендә узып баручы Гаилә елына йомгак ясады. Төп йомгакның берсе дип ул, Россиядә күпбалалы гаиләнең бердәм статусын билгеләүне атады. Хәзер өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаилә – күпбалалы булып санала.
«Һәм әлбәттә, без бүген гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәм чараларының системалы нигездә булуын күрәбез. Татарстан Республикасында Рәис Рөстәм Миңнеханов карары белән күпбалалы гаиләләргә ярдәм керемнәрне, милекне исәпкә алмыйча бирелә. Бу күпбалалы гаиләләргә булышу өчен, чыннан да, җитди демографик чаралар», – диде Эльмира Зарипова.
Шулай ук ул, инвалид балалар тәрбияләнгән гаиләләр өчен түләүләр турына да искәртте. Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә дә ярдәм күрсәтелә.
«Быелның иң төп казанышы – без ниһаять, гаилә традицияләре турында ачыктан-ачык һәм гадел, яшьләрдә гаиләгә карата мөнәсәбәт формалаштыруның мөһимлеге турында сөйли башладык. Һәм без күпбалалы гаилә – ярлы гаилә дигән сүздән китә башладык», – дип ышана министр.
Татарстанда 55 меңнән артык күпбалалы гаилә исәпләнә, һәр бишенче бала күпбалалы гаиләдә тәрбияләнә. 12 ел элек мондый гаиләләр нибары 24 мең булган.
«Күпбалалы гаилә нәрсә ул? Офыклар күргәндә, шушы гаиләне тәэмин итә алуыңны аңлаганда карар килә. Бу ир-атлар өчен аеруча мөһим. Һәм без бүген хезмәт базарында тәкъдимнәр, яңа квалификация алу мөмкинлеге, эш урынын алыштыру мөмкинлеге булуын күрәбез. Әни кешегә дә яңа һөнәр алу мөмкинлеге бар. Гаиләдә иртәгәсе көнгә ышаныч булу мөһим», – дип йомгаклады Эльмира Зарипова.
Туучылар санын арттыру «Демография» илкүләм проектының төп бурычларына керә. Хәзерге илкүләм проектлар 2019 елдан бирле тормышка ашырыла, аларны булдыру инициативасын Россия Президенты Владимир Путин белдерде. 2025 елдан яңартылган илкүләм проектлар башланачак.