Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Динә һәм Илнур Закировлар: Иҗатыбыз да, гаиләбез дә бергә – башкасына урын юк

«Җырлыйк әле» проектын алып баручылар, иҗади гаилә – Динә һәм Илнур Закировлар ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафонда гаиләнең кадере турында сөйләделәр.

Телемарафонны алып баручылар Закировлардан: «Өйдә дә, эштә дә бергә булып, бер-берегездән туймыйсызмы?» – дип сорады. «Туймыйбыз, чөнки иҗатка, сәнгатькә уртак мәхәббәт берләштерә», – диде Илнур. «Тую дигән төшенчәне, гомумән, белмибез дә. Иҗатыбыз да, гаиләбез дә бергә – башкасына урын юк», – дип кушылды Динә.

Закировлар танышу тарихына да тукталды. Камал театрында «Яшь йөрәкләр» спектакленең репетициясе бара иде, мин сәхнәдә, Динә чокырда скрипкада уйный. Ниндидер сүзне дөрес әйтмәдем дә, шалт күзем чокырга төште дә, Динәнең күзе белән очрашты. Бер күрүдә мәхәббәт диләр бит, шул вакытта күзләр очрашты да, шуннан бирле аерылгысыз без», – диде Илнур.

Закировлар ял итәргә табигатькә чыгарга яратуларын сөйләделәр. Шулай ук туганнар белән дә тыгыз мөнәсәбәттә булуларын әйттеләр. «Туганлык җепләрен өзмәскә тырышабыз. Ике-өч буын туганнар белән аралашам, хәлләрен белешәм. Үземнекен генә түгел, Илнурныкын да», – диде Динә.

Закировлар гаиләнең, өйнең сыеныр урын булуын билгеләп үттеләр. «Эштән соң өйгә кайтабыз – шунда рәхәт. Сәхнәдә эчке халәтебезне күрсәтә алмыйбыз. Шатлык, кайгы киләме – сценарий буенча эшләргә кирәк. Күңелгә җыелган шатлык, сагышны уртаклашыр өчен, гаилә булырга тиеш», – ди алар.

Закировлар ун яшьлек кыз бала тәрбияли. «Бала янында проблемаларны сөйләшмибез. Яклыйбыз, саклыйбыз», –диләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus