Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ләйлә Фазлыева: Эштә нинди генә тыгыз график булса да, өйдә гаиләң көтә

Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева 2024 елда гаиләнең статусы күтәрелде дип саный.

«Теләсә нинди тематик ел куелган темага игътибарны җәлеп итә. 2024 елда барысы да гаилә белән бәйле иде. Татарстан яхшы гаиләләр белән дан тота, Татарстанда бала тәрбияли беләләр, Татарстан гаиләләрендә өлкән буынга хөрмәт бар», – диде ул ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафонда.

Ләйлә Фазлыева дәүләт һәм муниципаль хакимияттә норматив-хокукый база буларак барлыкка килгән документларның да гаиләне үстерүгә һәм гаиләгә ярдәмгә юнәлтелгәнлеген ассызыклады.

«Гаилә ул минем өчен – һава. Кыен була башласа, нинди генә тыгыз график булса да, сине өйдә сагынып көтүләрен, яратуларын беләсең. Гаилә ул көч ала торган урын. Якыннарың сине ярата, кәефең булмаса да кәефеңне күтәрә ала. Гаилә – ул кайгырту. Безне шушы гаилә яратуы гомер буен озата бара», – дип сөйләде ул телемарафонда.

Ләйлә Фазлыева Гаилә елында гаилә рецептларына кагылышлы проектларны искә төшерде һәм алып баручылар соравына җавап итеп яңа елда табында гади ризыкларның – итле бәрәңге һәм гаилә рецепты белән пешерелгән балык та булачагын әйтте.

Татарстан Республикасы вице-премьеры яшьләргә гаиләле булуын бик әһәмиятле булуын искәртеп, матур гаиләләр корырга чакырды.

  • ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафон бара. Ул бүген көн дәвамында барачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus