Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әсхәт Хисмәт: Ата белән бала арасында дуслык булсын, ләкин бала ата сүзенә колак салсын

Ата белән ул мөнәсәбәтләрендә дуслык булса да, субординация дә булырга тиеш, улы атасы сүзенә колак салырга тиеш дип саный Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт.

«Өстеңнән улың идарә итә башласа, күңелле булмас. Бала әти сүзен тыңларга тиеш. Ләкин ата да улы сүзенә колак салсын иде», – диде актер ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафон кысаларында «Болгар» радиосы студиясендә барган тапшыруда.

Студиягә кунак булып Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт һәм аның улы, танылган баянчы Булат Хисмәтов чакырылган иде.

Әсхәт Хисмәт җыр мәсьәләсендә улы белән бәхәсләр булгалавын әйтә. «Булат хәзер болайрак җырлана дип киңәш бирсә, мин гомерлек кумирым Илһам абый Шакировның җырлау рәвешен мисал итеп китерәм. Соңыннан барыбер улым белән уртак фикергә киләбез», – ди ул.

Булат үзенең әтисе хыялын тормышка ашырган булуын әйтте. Чөнки әтисе аны балачактан ук Балалар музыка мәктәбенә биргән, анда уңышлы укыган малай Казан музыка училищесына кергән һәм һөнәре итеп музыканы сайлаган. Хәзер Булат Хисмәтов – республикада танылган баянчыларның берсе.

Ата белән ул студиядә «Әрем тәме» җырын җырлады – җырны улы Булат Хисмәтовның баянына кушылып Әсхәт Хисмәт башкарды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus