Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә 1,7 мең километр автомобиль юллары ремонтланган

Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында 2017-2024 елларда 1 693 километр автомобиль юллары ремонтланган. Мәгълүм булганча, 2017-2019 елларда ул федераль өстенлекле проект рәвешендә гамәлдә ашырылды. Илкүләм проект буенча ремонт эшләренә барлыгы 67,8 миллиард сум юнәлдерелгән, аларның 40,7 миллиард сумы – федераль финанслар.

Шушы үткән чорда төбәк әһәмиятендәге 802,9 километр юл норматив хәлгә китерелгән, Казан агломерациясендә – 515,7 километр, Чаллы агломерациясендә – 331,2 километр, Түбән Кама агломерациясендә – 43,4 километр. Төбәк автоюлларының норматив хәлдәге өлеше 46,3 проценттан 51,6 процентка кадәр үскән, агломерация юлларының – 85 процентка кадәр.

Илкүләм проект зур капиталь төзелеш объектларын сафка бастырырга ярдәм иткән, бу эшләргә 16,6 миллиард сум юнәлдерелгән. Болар – Казанда Несмелов урамыннан «Серебряный бор» торак комплексы аша федераль әһәмияттәге М-7 «Волга» автомобиль юлына кадәр автоюл (I этап); Казан – Шәмәрдән төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлын 16,2-21,9 километрлар аралыгындагы участокта төзекләндерү; Зур Казан боҗрасы участокларын, Вознесение трактын һ.б. төзү һәм төзекләндерү.

Илкүләм проектны гамәлгә ашырганда юлларны ремонтлау өчен заманча технологияләр файдаланылган. Мәсәлән, Алексеевск – Биләр автоюлын ремонтлаганда заманча стандартларга җавап бирә торган асфальтбетон катнашмалары файдаланылган, ә Олы Кайбыч – Камыллы автоюлында күперне ремонтлаганда конструкцияләрнең ышанычлылыгын һәм ныклыгын арттыру максатында заманча гидроизоляция кулланылган.

Гомумән алганда, илкүләм проект буенча, яңа технологияләр реестрын алып баруны исәпкә алып, объектларның 92,8 процентында (466 объектның 411е) төзекләндерү эшләре шундый технологияләр нигезендә башкарылган, шул ук вакытта таләп ителгән күрсәткеч 2019 елдагы 10 проценттан 2024 елда 40 процентка кадәр үскән.

«»Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектының төп максатчан күрсәткечләренә ирешелде. Үткән еллар эчендә без төбәктә юл инфраструктурасының хәлен шактый яхшырта алдык. Юллар ремонтланды, күперләр төзекләндерелде, заманча яктырту һәм иминлек системалары урнаштырылды. Болар барысы да халык өчен, аларның тормышы уңайлырак һәм куркынычсызрак булсын өчен эшләнде», – диде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.

2025 елдан юллар төзү һәм ремонтлау эшләре «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында дәвам итәчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus