Казанга бу минутларда 8 беспилотник очып килүе теркәлгән. Бу мәгълүматны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов штабы хәбәр итә.
«8 һөҗүм теркәлгән. Һөҗүмнең берсе сәнәгать оешмасына, берсе елга өстендә, алтысы торак массивларга булган. Бу минутка булган мәгълүматлар буенча, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Сәнәгать оешмаларындагы сменалар эвкуацияләнгән һәм алар яшерен урыннарында», – дип сөйләделәр штабта.