Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чирмешәндә Кыш бабай резиденциясе эшли башлады

Чирмешән районы үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгында урнаштырылган үзәк чыршының утларын кабыздылар. Яңа елның төп герое Кыш бабай чыршы утларын кабызгач, кунакларны үз резиденциясенә дәште. Бу көнне байтак бала Кыш бабай белән Кар Кызыннан бүләкләр алды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.

Район халкы һәм кунаклар өчен мондый күңелле бәйрәм быел да нефтьчеләр ярдәме белән оештырылган. Әлеге чарада алар үзләре дә катнашты. Иганәчеләр чыршы янына җыелган халыкны бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен җиткерде.

Район башлыгы Рамил Әйбәтов чирмешәнлеләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады һәм кунакларны биредәге әкияти матурлыкны күрергә чакырды. «Барыгызга да сәламәтлек, һәр гаиләдә, хезмәт коллективларында тынычлык, татулык, бер-береңә хөрмәт булуын телим. Күңелсезлекләр үткәндә калсын, киләсе Елан елы бәхет-шатлыклар алып килсен, уй-хыялларыгыз чынга ашсын», - диде ул.

Мәктәп укучылары арасында оештырылган «Үз кулларың белән ясалган Яңа ел чыршысы патриотик уенчыгы» район конкурсында җиңгән балалар район башлыгы кулыннан бүләкләр дә алды.

Кыш Бабай резиденциясе 23 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр һәр көнне 15.00дән 21.00 сәгатькә кадәр эшли. Үз һөнәрен күрсәткән һәр бала нефтьчеләр ярдәме белән әзерләнгән бүләккә ия була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus