Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Песошин: Татарстан икътисады үсеше энергия белән ышанычлы тәэмин итүдән башка була алмый

Бүген энергетика икътисадның терәге булып тора. Аны тамырдан яңартмый торып республика уңышлы үсеш кичерә алмый, дип искәртте ТР Премьер-министры Алексей Песошин әлеге тармактагы белгечләр эшенең мөһимлеген. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Энергетиклар көненә багышланган тантана «Татэнерго» АҖ бинасында булды. Белгечләр алдында чыгыш ясап, Татарстан Премьер-министры аларның төп бурычы – кулланучыларны тиешле сыйфаттагы электр һәм җылылык энергиясе белән өзлексез тәэмин итү – хакында искәртте.

«Ел саен яңа производстволар сафка бастырыла, электр энергиясен куллану арта. Бүген «Татэнерго» Россиядә җитештерүне оештыруның алдынгы формалары кулланыла торган зур энергетика компанияләренең берсе һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләү урыны», - дип белдерде Песошин.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге эш халык хуҗалыгы тармакларының нәтиҗәле үсеше өчен нигез булып тора. Белгечләрнең һөнәри осталыгы һәм түземлегеннән башка моңа ирешү мөмкин түгел. Аларга еш кына татарстанлыларны энергия белән тәэмин итүдә ышанычлылык һәм иминлеккә ирешү өчен аврал режимында эшләргә туры килә.

«Әйтик, узган ел «Татэнерго» Түбән Камада шәһәрнең ягып җылыту системасында күпсанлы аварияләр белән бәйле зур эш башкарды. Эш аврал режимында алып барылды, Казан, Зәй һәм Чаллыдан эшче бригадалар җәлеп ителде. Әлеге вазгыять чираттагы тапкыр энергетикларның ышанычлылыгын һәм ярдәмгә килә белүен күрсәтте», - дигән мисал китерде Песошин.

Алга таба энергетика комплексы хезмәткәрләре алдында тагын да зуррак бурычлар торачак. ТР Премьер-министры сүзенең ахырында тармак ветераннарын котлады һәм очрашуда катнашучыларга Татарстанның - дәүләт, Россия Энергетика министрлыгының ведомство бүләкләрен тапшырды. Шуннан соң Татарстанның сәнгать осталары катнашында концерт булды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus