Әлмәт муниципаль районы «Инвестицион эшчәнлек буенча Татарстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге» конкурсында җиңү яулады. Бу хакта «Әлмәт таңнары» район хакимиятенә сылтама белән хәбәр итә.
«2024 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстанның төп капиталына инвестицияләр күләме 845,3 млрд сум тәшкил итте – бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,1 процентка күбрәк. Инвестицияләр күләме, бюджет акчаларын исәпкә алмыйча, 706,4 млрд сумга җитте», - дип билгеләп үтте ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.