Чирмешән районында авыррак тормышта яшәүче балаларның Яңа ел теләкләре бик тиздән чынга ашарга тиеш. Район җитәкчеләре «Теләкләр чыршысы» акөиясенә кушылды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Марат Гомәров яза.
Район мәдәният йортында урнаштырылган чыршыга 37 баланың Кыш бабайдан бүләкләр сорап язган теләкләре белән шарлар эленгән иде. Малай, кызларның кайберләренә чаңгы кирәк, колакчыннар-наушниклар, өстәл хоккее, кармак сораучылар бар. Кемдер ноутбукка, телефонга, төрле уенчыкларга кызыга.
Район җитәкчеләре һәм оешма, учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары «Теләкләр чыршысы» акциясенә кушылып, сабыйларның шушы теләкләрен тормышка ашырырга булды. Әйтик, район башлыгы Рамил Әйбәтов Чирмешәннән Дима исемле малайны пульт белән идарә итә торган машина белән сөендерәчәк.