Элегрәк ир бала әни итәгендә 7 яшькә кадәр тәрбияләнгән. Аннан соң, бала әти кулына бирелә һәм әтисе белән мәчеткә, кырга, урманга йөри башлый, ягъни ир-атлар белән үсә. Бүгенге көндә малайны мәктәпкә алып бара – әни, түгәрәкләргә йөртә – әни, ата-аналар җыелышында – әни, әти кеше килсә, баланың сыйныфын таба алмый.
Әти кеше, гадәттә, 4 урында була: эштә, киңәшмәдә, командировкада яки арыган, ял итә. Хатын-кыз бу очракта нишләсен инде, ул әничә тәрбияли баланы, ягъни малай тулысынча ир-ат булып үсә алмый. Аннан соң, бөтен гомерен малаен тәрбияләүгә биргән әни кеше, малае өйләнеп, килен белән яши башлагач та, аны «җибәрә» алмый, һәм шул рәвешле алар «өчәү» яши башлыйлар. Йорт салганда да – әни, ял итәргә киткәндә дә – әни.
Минем шуны әйтәсем килә: киленне гаепләр алдыннан, кайнана белән кайната утырып сөйләшсеннәр иде. Әгәр дә малайның тәрбиясендә, тормышында әти кеше катнашмый икән, бөтен гаеп килендә булачак. Шуңа күрә малайларның тормышында әти кешеләрнең урыны бик зур булырга тиеш. Әни кеше генә тәрбияләгән малай «маменькин сыночек» булып үсә. Ул хатын-кыз сүзен генә тыңларга өйрәнгән, аннан соң ике ут арасында кала: әнисен тыңларгамы яки хатыннымы? Ул киртә кора белми. «Мин сине яратам, әни, әмма бу – минем гаиләм», – дип әйтә алмый. Бу – әти тәрбиясе булмаганлыктан яки булып та, әти кешенең киртә кора белмәве, ди ул.