Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә «Дуслык» хор ансамбленең «Халыкларны берләштереп» дигән концерты узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Ансамбльдә Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе студентлары һәм бу уку йортын тәмамлаучы профессиональ музыкантлар җырлый.
Алар татар, башкорт, казах, рус, серб, таҗик һәм грузин телләрендә җырлар башкарды.
Концертта Мәскәүнең «Алтын ай» башкорт биюе ансамбле актив катнашты.
Концерт башланыр алдыннан коллективны һәм барлык җыелучыларны Татар мәдәнияте үзәге сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты Илдар Шиһапов, Россия Президенты каршындагы Башкортостан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Илшат Рәхмәтуллин, Башкортстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы милли мәдәниятне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге киңәшчесе Мария Черных, Мәскәү башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе урынбасары Алсу Буш сәламләде.