РФ Президенты Владимир Путин бүген туры элемтә белән берләштерелгән зур матбугат конференциясе барышында елга нәтиҗәләр ясый. Мәскәүдә «Гостиный двор»дагы студиягә Россия һәм чит ил журналистлары чакырылган.
Трансляцияне «Беренче канал», «Россия-1», «Россия-24», «НТВ», «ОТР», «Мир», шулай ук «Маяк», «Вести FM» һәм «Радио Россия» радиостанцияләре алып бара.
Беренче тапкыр Путин россиялеләр белән аралашу өчен туры элемтәгә беренче срокка сайланганнан соң ел ярым узгач — 2001 елның 24 декабрендә чыккан иде. Шул вакыттан бирле туры элемтә 18 тапкыр узды, зур матбугат конференциясе – 16 (берләштерелгәннәрне исәпкә алмыйча).