Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чаллы хәрбиләренә модернизацияләнгән «Ока» автомобильләре җибәрәләр

Алгы сафтагы Чаллы хәрбиләренә «Ока» машиналары җибәрәчәкләр, активистлар фикеренчә, бу машиналар җитез, маневрлы һәм җыйнак. Волонтерлар әйтүенчә, мондый техника Ватан сакчыларына бер позициядән икенчесенә күчәргә, дроннардан качарга һәм дошман коптерларын җыярга булышачак.

Алгы сафка җибәрелер алдыннан машиналар бик кырыс шартларда тест-драйв кына түгел, ә модернизация да уза. Белгечләр «Ока»ның алгы сафта кыен хәлдә калдырмаячагына инанырга тели. Осталар сүзләренчә, хилафлыкларны тыныч шартларда төзәтү яхшырак. Автомобильләрне модернизацияләгәннәр, күп кенә детальләрен яңартканнар, майларын алыштырганнар.

«Коробкадагы, двигательдәге майларын алыштырдык. Шулай ук йөрү өлешләрен тикшердек: колодкаларын, тормоз дискларын, тынычрак булсын өчен глушителен алмаштырдык. Яхшырак йөрсен өчен зуррак тәгәрмәчләр куячакбыз», – дип сөйләде автослесарь Назил Салихов.

Электрика буенча оста Олег Абрамов әйтүенчә, автомобильләргә яңа генераторлар куйганнар, свеча блокларын, электр чыбыкларын алмаштырганнар. «Насосын да алыштырдык, чөнки ул эшләми иде, чыбыкларын да. Барысын да тикшердек, яңа аккумулятор куйдык. Фара, авария утлары, дворниклар – барысы да эшли», – диде ул.

Машиналар идеаль халәттә – белгечләр шундый карар чыгарган. «Ока»ларның берсендә тәрәзәләр тонировкаланган, бу хәрби шартларда кирәк нәрсә.

«Егетләр төнлә планшетлар һәм яктылык бирә торган башка җиһазлар белән эшләгәндә күренмәсен өчен машиналарны тонировкаларга сорады. Машина металл пленка белән тонировкаланган, ягъни, салон эчендә әйбәт күренә», – дип аңлата белгеч.

Сугышчылар өчен машиналарны Валерий Тигр сатып алган. Активист сүзләренчә, «Ока» БПЛА операторлары өчен билгеләнгән. Аларга нәкъ менә кыска вакыт эчендә зур араларны үтү өчен маневрлы, җыйнак транспорт чаралары кирәк.

«Ока кулланылачак, чөнки ул сыйдырышлырак, питбайкка караганда яхшырак. Питбайкта биш Дрон-камикадзе ташырга мөмкин, «Ока»да 50гә кадәр ташып була. Арткы утыргычлар алына, дрон-камикадзе куела һәм егетләр позициягә барып эшлиләр. Ул маневрлырак та, иминрәк тә», – дип ышана активист.

Тигр сүзләренчә, хәрбиләр үзләре бәреп төшергән яки уңышлы утырткан дошман дроннарын трофей буларак та җыячак.

Алдарак Дәүләт Советына еллык Юлламасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов волонтерларга махсус операциягә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт әйтте. «Кешеләр моны ихлас һәм чын йөрәктән, үз тирәләренә шундый ук битараф булмаган кешеләрне берләштереп, фикердәшләренең тулы командасын туплап эшли», – диде республика җитәкчесе.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Язма Эльмира Гайнетдинова ярдәме белән әзерләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus