Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

12 елда Татарстанда күпбалалы гаиләләр саны 2,3 тапкырга арткан

Өйләнешүчеләр саны арта, аерылышулар кими – Татарстанда Гаилә елының төп йомгагы әнә шундый. Статистика буенча, гаиләләр 10-15 елдан соң ешрак таркала һәм бу хакта җитди уйланырга кирәк. Бу хакта бүген узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте.

Быелның 11 ае өчен статистика мәгълүматларын Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова сөйләде.

«Гаилә елында 22 меңнән артык пар гаилә корган. Соңгы биш елда Татарстан мең кешегә теркәлгән гаиләләр саны буенча Идел буе федераль округында лидер булып тора», – диде ул.

Ир-атларның гаилә кора башлау яше – 25-29, ә кызларныкы – 18-24 яшьне тәшкил итә. Быел өйләнешү өчен гаризаларның 70 проценты Госуслуги дәүләт порталында бирелгән. Шул ук вакытта аерылышулар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,4 процентка кимегән. 11 айда барлыгы 12 мең аерылышу теркәлгән. Быел гаилә корган яшь парларның 0,6 проценты аерылышкан.

«Соңгы ике елда статистика шундый: 10-19 ел элек өйләнешкән парлар ешрак аерылыша. Әгәр яшь диапазонын алсак, хатын-кызларның күпчелеге 40-49 яшьтә аерылыша», – диде Эльвира Әхмәтова.

Ул кешеләрнең ни өчен урта яшьтә мондый карар кабул итүләре турында уйланырга чакырды.

«Безгә яшь парлар белән генә түгел, ә шушы яшь категориясе белән дә шөгыльләнергә кирәк. Психологлар һәм иҗтимагый оешмалар белән комплекслы эш булырга тиеш», – дип саный спикер.

Ләйлә Фазлыева фикеренчә, саннарга игътибарлы булырга кирәк. Чөнки узган елларда гаилә корган парлар да аерылырга мөмкин.

«Гаилә тормышы өчен 10-15 ел мөһим, әһәмиятле этапка әйләнә, гаилә таркалмасын өчен дуслар, якыннар ярдәме дә кирәк булырга мөмкин», – диде Фазлыева.

Ахырда ул позитив яңалык та җиткерде. Соңгы 12 елда Татарстанда күпбалалы гаиләләр саны 24,4 меңнән 55,7 меңгә, ягъни 2,3 тапкырга арткан. Республикада гаиләләрдә дүртенче һәм аннан соңгы балалар туу да арта.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus