Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Песошин: Идел буе спорт университеты – үз тармагында илдәге лидерларның берсе

50 ел эчендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты филиалдан башлап, югары уку йортына кадәр зур юл узды, үз тармагы буенча илдә лидерларның берсенә әйләнде. Бу хакта универститетта узган юбилей кичәсендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.

«Инде ярты гасыр буена университет физик культура, спорт һәм туризм өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр әзерли. Ул Волгоград академиясе филиалыннан башлап, югары уку йортына кадәр юл узды. Профессор-укытучылар составының, тренерларның һәм хезмәткәрләрнең югары дәрәҗәсе, матди-техник базасы аңа илдә үз өлкәсендә лидерларның берсе булырга мөмкинлек бирде», – диде Премьер-министр.

Ул әйткәнчә, югары уку йорты тарихында төп моментларның берсе 2013 елда Казанда узган Универсиада булды, ул вакытта университет илдә иң яхшы матди-техник базаларның берсен алды. Бүгенге көндә анда Россиянең 83 төбәгеннән һәм башка 14 илдән 4 меңнән артык студент укый.

Идел буе университетын котларга бөтен Россиядән, хәтта башка илләрдән спорт вузлары җитәкчеләре дә килде. Россия спорт уку йортлары ассоциациясе президенты Александр Сысоев сүзләренчә, соңгы 10 елда Казан вузы үсештә зур адым ясаган. Өстәвенә, бу матди-техник базага гына түгел, ә фәнни, мәгариф һәм тикшеренү базаларына да кагыла.

«Сез бүген чыннан да спорт белеме бирүдә лидерларының берсе. Бу юнәлешнең флагманы булуыгызны телим, вуз алдында шундый бурычлар тора да инде, бүген моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар дип ышанам. Татарстанда спортны үстерүгә зур игътибар бирелүен исәпкә алганда бигрәк тә», – диде ул.

Бәйрәм уңаеннан концерт әзерләнгән. Шулай ук иҗат коллективлары чыгышлары төгәлләнгәннән соң кунаклар торт белән дә сыйланды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus