Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мөхәммәтшин 23 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советы утырышында парламент эшенә нәтиҗә ясый

23 декабрьдә җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының алтынчы утырышы узачак. Анда республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин быел депутатлар эшенә нәтиҗә ясаячак. Бүген ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында шул хакта билгеле булды.

«Дәүләт Советының быелгы соңгы утырышында Дәүләт Советы Рәисенең республика парламенты эше турындагы мәгълүматын тыңлаячакбыз», - диде Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.

Алдагы сессиянең көн тәртибенә барлыгы 24 мәсьәлә, шул исәптән республиканың җиде закон проекты кертелгән. Аларның барысы да беренче укылышта каралачак.

Аерым алганда, депутатлар «ТР территориясендә төбәк инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда салым салуның аерым мәсьәләләрен җайга салу турында», «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында», «Татарстан Республикасында хайваннарга мөнәсәбәт өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында», «Махсус хәрби операциядә катнашучы затлар һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салуның үзенчәлекләре турында»гы законнарга, шулай ук ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертә торган канун проектлары хакында фикер алышачак.

Утырыш башланыр алдыннан һәм аның тәнәфесләрендә «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе уза. Аның ярдәмендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар, ятимнәр, шулай ук аз тәэмин ителгән һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларның Яңа ел хыяллары чынга ашачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus