Добавить новость

Новый год для героев: в госпитале им. П. В. Мандрыка представители фестиваля «Путешествие в Рождество» поздравят защитников Родины

Студент из Китая пересылал военную продукцию из Москвы домой

Экшн-детектив «Плевако» с Сергеем Безруковым вышел в онлайн-кинотеатре PREMIER

Разгон на рубль, удар на копейку: за год продано всего 200 машин, российские дилеры закрывают салоны и прекращают заниматься Skywell

World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Миллиард.Татар» басмасы «Ел татары – 2024» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде

Казан Кремленең Гавәми урыннарында «Миллиард.Татар» басмасының «Ел татарлары-2024» премиясен тапшыру тантанасы булды. Әлеге премияне басма 2022 елдан бирә башлады. Ул милли мәдәният, фән, спорт һәм башка өлкәләрне үстерүгә өлеш керткән татарларга тапшырыла.

Проектның җитәкчесе Арслан Минвәлиев рейтингның татар милләте өчен җанын биреп эшләгән кешеләргә рәхмәт йөзеннән барлыкка килүен искәртте.

«Ел татары» номинациясендә финалга имам, татар теле укытучысы һәм блогер чыкты. Безнең милләт өчен бу һөнәр ияләренең мөһим булуын күрәбез. Күп кенә кешеләр: галимнәр, укытучыларның милләт үсешенә керткән өлеше бәяләнми кала. Бу рейтинг – милләтнең халәтен күрсәтә торган бер күрсәткеч. Халыкның сулышын тоярга ярдәм итәр дип ышанабыз», – диде ул.

Җиңүчеләрне, кунакларны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов сәламләде. «Телне, милләтне саклауга юнәлтелгән проектларның барысы да кирәкле. «Татмедиа»да булганда мин бу проект белән таныштым. Бу – нәтиҗәле эш. Академиягә дә зур игътибар бирәсез, рәхмәт», – диде ул.

Җитәкче Олимпия чемпионы Алинә Заһитовага басманың махсус бүләген тапшырды. Былтыр Алинә Заһитова «Ел татар кызы» номинациясендә җиңгән иде. «Бу премия миңа «Вакыт сакчылары» боз тамашасы өчен бирелле. Бу проектыбызга ышанганы, ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт. Бу проект еллык традициягә әйләнер дип ышанам, без алга барачакбыз», – диде ул.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев узган елда чараның кечкенә залда узуын искә алды. «Тарих институтының бер бүлмәсендә җыелган идек. Без Фәннәр академиясенә таянып, бергә эшлибез. «Миллиард.Татар» татар җанлы кешеләр өчен ясалган проект. Киләсе елда тагын да зур залда күрешербез дип өметләнәм», – диде ул.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билалов «Миллиард.Татар» проектының дүрт ел элек идея дәрәҗәсендә генә булуын искә алды. «Без күреп торабыз: бу бик зур хезмәт. Проектны оештыручыларга максатчан булып калырга телим. Алар үз миссияләрен аңлап эшли. Бер ел дәвамвнда да зур алга китеш булды, бу темпны югалтмаска иде», - дип теләде ул.

Оештыручылар аңлатканча, беренче этапта билгеле иҗтимагый һәм мәдәни эшлеклеләрдән сораштыру үткәрелә. Белгечләр фикере нигезендә төзелгән анкеталар халыкка тавыш бирү өчен тәкъдим ителә. Тавыш бирү социаль челтәрләрдә «Миллиард.Татар» басмасының «Вконтакте» һәм «Телеграм» аккаунтларында барды.

Номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеге:

  • «Ел җыры» (эстрада) – Илсөя Бәдретдинова «Яшьлегем капкалары»
  • «Ел спортчысы» – Динар Кәримуллин (көрәш)
  • «Елның алдынгы музыкаль проекты» - Искан, Айдар Хөсәенов, АлияНур «Даладан»
  • «Елның иң мөһим мәдәни чарасы» – Татарча цирк «Печән базарында»
  • «Елның иң яхшы татар спектакле» – «Фәхрине үтереп ташладылар» (Әлмәт театры)
  • «Безнең дусларыбыз» – тарихчы Илья Зайцев
  • «Иң актив яшь татар/активист» – «Мәскәү татарлары штабы» координаторы Гөлнара Яруллина
  • «2024 елның әһәмиятле вакыйгасы» – БРИКС саммиты
  • «Иң яхшы татар теле укытучысы» – Рамилә Абдуллина (Казанның 17нче гимназиясе)
  • «Иң яхшы татар дизайнеры» – Наилә Борһанова (»Казан челтәре» коллекциясе)
  • «Иң яхшы тел проекты» – «Умарта» онлайн мәктәбе
  • «Ел уңышсызлыгы» – төзелә башламаган Җәмигъ мәчете
  • «Елның иң яхшы татар IT-проекты» - тавыш тәрҗемәсе булган «Tatsoft» кушымтасы
  • «Татарстаннан читтәге иң яхшы татар активисты» - Диләнур Ахунҗанова (Казахстанның Сәмәй татар сәнгать мәктәбе методисты)
  • «Татарча маркетингының иң яхшы үрнәге» - «МТС Юрент»тан татарча баннерлар
  • «Иң яхшы татарча медиа проект» - «Историческая Казань» телеграм каналы
  • «Иң яхшы татар рестораны» - «Гусь»
  • «Иң яхшы бизнес-проект» - «Крафтлы чәй» - чәй җитештерү
  • «Төп татар кызы 2024» - Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева
  • «Татар амбассадоры» – UFC көрәшчесе Ринат Фәхретдинов
  • «Татар өммәте каһарманы» - «Шамил» мәчете имамы Мәхмүт Шәрәфетдинов

Номинацияләрдә җиңүчеләр арасыннан «Ел татары. Халык сайлавы» номинациясендә җиңүче билгеләнгән. Җиңүче - «Шамил» мәчете имамы Мәхмүт Шәрәфетдинов.

Халык сайлавыннан тыш, редакция экспертлары билгеләгән аерым ике номинация бар. «Ел татарлары. Белгечләр сайлавы» номинациясендә бер ир-ат һәм бер хатын-кыз сайлана. Җиңүчеләр: җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Редакция шулай ук үз унлыгын төзегән. «Ел татарлары. Редакция сайлавы» номинациясендә җиңүчеләр:

  • археолог, тарихчы Фаяз Хуҗин
  • каллиграф Рамил Насыйбуллин
  • тарихчы Искәндәр Гыйләҗев
  • «Телеграм» интерфейсын татар теленә тәрҗемә итүче Илгиз Җиһангиров
  • тарихчы Искәндәр Измайлов
  • социолог Гөлнара Габдрахманова
  • композитор Миләүшә Хәйруллина
  • ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Элмира Галимова
  • блогер, журналист Фагыйлә Шакирова
  • коллекционер, татар костюмын реконструкцияләүче Гөлшат Ногәйбәкова

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Следствие попросит об аресте подозреваемого в убийстве главы РХБЗ Кириллова

Беременным студенткам в Калужской области будут выплачивать 100 тысяч рублей

Разгон на рубль, удар на копейку: за год продано всего 200 машин, российские дилеры закрывают салоны и прекращают заниматься Skywell

Заплатить фиксированные страховые взносы необходимо до 9 января

Музыкальные новости

Сбербанк поднял ставки по вкладам

Путин присвоил главе Управления Росгвардии Подмосковья Зорову звание генерал-майора полиции

В Москве состоялась ежегодная пресс-конференция Игоря Маковского

Рилсмейкер. Услуги Рилсмейкера.

Новости России

Разгон на рубль, удар на копейку: за год продано всего 200 машин, российские дилеры закрывают салоны и прекращают заниматься Skywell

Четырехлетний сын Грачевского дебютировал в кино, снявшись в «Новогоднем чуде»

Экшн-детектив «Плевако» с Сергеем Безруковым вышел в онлайн-кинотеатре PREMIER

Регулярные банные процедуры предотвращают набор веса при менопаузе - эксперт

Экология в России и мире

Встречаем Новый год в «Тропикана Парк»

В 2024 году Молодёжным советом филиала «Северный» было реализовано более 70 социально значимых мероприятий

Видеопоздравление от Деда Мороза и детективов агентства «ХРУМ»

Что такое тромбоз и можно ли его предотвратить

Спорт в России и мире

Эрика Андреева проиграла в финале турнира WTA 125 в Лиможе в парном разряде

Карен Хачанов и Янник Синнер провели совместную тренировку в Дубае

Маннарино: руководство хорошо постаралось, чтобы выставить Синнера и Свёнтек жертвами в допинг-делах

«Испанцы никогда не умирают». Циципас о том, что Бадоса победила в номинации WTA «Возвращение года»

Moscow.media

Утро в Тебердинском лесу

Город Гофмана

«Грузовичкоф» выбран дважды на премии «Признание и Влияние»

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Ветераны СВО будут проходить лечение в центрах реабилитации Социального фонда











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Регулярные банные процедуры предотвращают набор веса при менопаузе - эксперт

Юлия Пересильд и Владимир Корниенко – о группе «Мандрагора», дебютном альбоме, любви к музыке и чистому искусству

Праздничное обновление «Турбозавров» в Roblox: окунись в зимние приключения!

Студент из Китая пересылал военную продукцию из Москвы домой