Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Актанышның Татар Суыксуы китапханәсендә безнең заман герое белән очрашу булды

Актаныш райлоны Татар Суыксуы китапханәсендә махсус хәрби операциядән чираттагы ялга кайткан безнең заман герое Алмаз Хуҗин белән мөһим очрашу узды. 1995 елда Татар Суыксуы авылында туган Алмаз Фәнәвис улы Хуҗин авылдашлары өчен батырлык һәм патриотизм символына әверелде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Алмаз Хуҗин Татар Суыксуы мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлагач, 2011 елда Актаныш технология техникумына укырга керә. Авыл хуҗалыгы машиналары белгече дипломын кулына алуга, ил алдындагы хәрби бурычын үтәргә армия сафларына китә. Чын ир-егет булып җитлегеп туган авылына кайткан яшь белгеч «Агыйдел» хуҗалыгында хезмәт юлын башлап җибәрә. Җыр-биюгә сәләтле, тапкыр сүзле Алмаз Карт авылында клубта да мәдәният хезмәте күрсәтә, районның мәдәни тормышында актив катнаша.

Махсус хәрби операция башлангач, яу кырына киткән дуслары, авылдашлары, райондашлары өчен ут йота егет. Бу хәлиткеч вакыйгадан читтә кала алмавын аңлый һәм 2023 елның ноябрендә Актаныш хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә, биредә контракт төзи. Менә бер елдан артык Алмаз Хуҗин ватандашлары белән кыюлык һәм фидакарьлек күрсәтеп неонацизмга каршы көрәшә.

Алмаз Фәнәвис улының чираттагы ялга кайтуын ишетеп, китапханәдә укучылар белән очрашу оештырылды. Фронтның үзәгеннән кайткан хәрби авылдашларын үз күзләре белән күрү, аның фикерләрен ишетү, сөйләшү вакытында туган авылларыннан читтә барган вакыйгаларның да үзләренә бәйләнеше барлыгы турында белделәр.

Алмаз абыйлары балаларга хәрби хезмәт, яшәү шартлары, солдатлар арасындагы дуслык, командалык рухы турында сөйләде. Укучылар фронттагы солдатның тормышы белән чын күңелдән кызыксынып бик күп сораулар бирделәр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus