Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

2025 елда хаҗ сәфәренә бәяләр игълан ителде

Татарстанның рәсми хаҗ операторы «ДУМ РТ Хаҗ» 2025 елда хаҗ кылырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә: хәзерге вакытта юлламалар алып кую бара. Согуд Гарәбстанына керү 2025 елның 15-30 май көннәренә, ә чыгу 2025 елның 11-15 июнь көннәренә билгеләнгән. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Татарстан хаҗилары өчен 4 хаҗ программасы эшләнгән, аларның бәясе нинди кунакханәгә урнашуга һәм Әл-Хәрәм мәчетеннән ераклыкка, сәфәрнең озынлыгына, маршрутка (очкыч белән яки катнаш – очкыч+автобус), туклануга (2 тапкыр яки швед өстәле), программага корбан кертелүгә һәм башка хезмәтләргә бәйле рәвештә 4 400 доллардан 12 600 долларга кадәр тора.

Шул ук вакытта барлык юлламалар, нинди бәядән булуына карамастан, юл хакы һәм трансфер чыгымнарын, Мәккә һәм Мәдинәдә яшәүне, Гарәфә, Минада булуны һәм туклануны, медицина хезмәте күрсәтүне, гарәп, татар һәм рус телләрен белгән имам-җитәкчене озатып йөрүне, документлар рәсмиләштерү һәм укытуны, зәм-зәм суын һәм хаҗи комплектын үз эченә ала. Хаҗ комплектына барлык кирәкле әдәбият һәм рюкзак керә.

Хаҗ кылу өчен турлар Казаннан һәм Мәскәүдән дүрт программа буенча оештырыла:

  • «Комби» – 4 400 доллардан башлап;
  • «Стандарт» – 5 100 доллардан башлап;
  • «Комфорт» – 6 200 доллардан башлап;
  • «В.И.П.» – 11 600 доллардан башлап (*әлеге бәягә 4 урынлы кунакханә номеры кертелгән).

Иң популяр булган «Стандарт» программасын хәзерге вакытта акция буенча 5100 доллар тора. Ул үз эченә очкыч белән баруны, уңайлы кунакханәдә урнашуны, Мәккәдә, Минада һәм Гарәфәдә туклануны һәм башка хезмәтләрне үз эченә ала. Бу бәягә хаҗи уңайлы рәвештә хаҗ кылу өчен оптималь хезмәтләр җыелмасын алачак. Отышлы юлламаны декабрь ахырына кадәр сатып алырга мөмкин! Урыннар саны чикләнгән.

«ДУМ РТ Хаҗ» гомрә һәм хаҗ оештыруда зур тәҗрибәгә ия: ул хәнәфи мәзһәбе буенча исламның бишенче баганасын уңайлы шартларда дөрес башкаруны гарантияли. Моның өчен булачак хаҗиларга сәфәр алдыннан Нәзарәт белгечләре онлайн һәм офлайн форматларда дәрес бирә: аларга хаҗ кылу тәртипләрен, чит илдә, кунакханәдә, җәмәгать урыннарында, мәчеттә, экскурсияләрдә һ.б. урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлата.

Хаҗга барырга гариза бирү һәм урыннар алып калу өчен +7 843-21-21-300, +7 800-555-92-10 номерларына шалтыратырга, шулай ук +7 966-240-53-96 һәм +7 965-589-82-30 номерларына WhatsApp һәм Telegramга шалтыратырга яки язарга мөмкин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus