Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Димитровградның Тукай исемендәге мәктәбе «Өмет» газетасын 35 еллыгы белән котлый

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Безнең яраткан «Өмет»ебезгә - 35 яшь!» дигән язма чыкты.

«Өмет» газетасы – өлкәбездә чыгып килүче иң абруйлы, иң сыйфатлы, иң зур тиражлы вакытлы матбугат чараларының берсе. Ульяновск өлкәсе татарларын бергә туплаучы, аларның тормышын атна саен яктыртучы яраткан газетабызга - 35 ел.

Бердәнбер татар газетасы өлкәбездә яшәүче милләттәшләребез тормышындагы вакыйгалар, шәхесләр белән таныштыручы, халыкны берләштерүче дә әле. Газета битләрендә өлкәбездә гомер итүче милләттәшләребез тормышы, аларның иҗаты туган телебездә яктыртыла һәм болар барысы да яшь буынны милли рухта тәрбияләүдә зур роль уйный. Әлбәттә, газетаның укучылар өчен кызыклы, бай мәгълүматлы булуы хезмәткәрләрнең тырышлыгына бәйле.

Өлкәбездә бердәнбер булган татар газетасының баш редакторы Исхак Хасибулла улы Хәлимов халыкка тугрылыклы хезмәт итте һәм бүген дә эшен уңышлы гына дәвам итә, үзенең язмалары белән укучыларны һәрдаим шатландырып тора.

Газета Исхак Хасибулла улының һәм редакция хезмәткәрләренең тормыш асылына, яшәү мәгънәсе әверелде. Алар аның өчен көчләрен дә, вакытларын да, сәламәтлекләрен дә һич кызганмыйлар. Һәрвакыт көнүзәк проблемаларны күтәреп язган грамоталы, үткен мәкаләләрен барлык газета укучылар да яратып укый.

Хөрмәтле Исхак Хасибуллович! Сезгә һәм Сезнең хезмәттәшләрегезгә бәхет, исәнлек-саулык, яңадан-яңа һөнәри казанышлар, җаваплы хезмәтегездә уңышлар, гаилә бәхете, йортларыгызга иминлек телибез. Алга таба да газетаның һәр саны якты, кызыклы, тулы мәгълүматлы булсын, һәрбер кешегә шатлык һәм мәрхәмәтлелек алып килсен!

Безнең мәктәп белән озак еллар дәвамында тыгыз элемтәдә булып, нәтиҗәле хезмәттәшлек итүегез, мәгариф учагы эшчәнлеген һәрдаим газета битләрендә күрсәтүегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез!

Ихтирам белән, Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбе коллективы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus