Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының 2024 ел сезонында бер кешелек команда җиңде

17 декабрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының финалы узды. 2024 елның сезон ябылышы уенында җиңүче исеменә барлыгы 5 команда дәгъва кылды. Алар – «Нәмәкәй» (Актаныш), «Сабалета» (Саба), «Изи» (Мамадыш), «Дилүс улы» (Казан, татфак), «Керәшеннәр» (Казан). Командалар төп бүләк – 200 мең сум акча өчен ярышты.

Уенчыларны «ТНВ» телеканалының генераль директоры Илшат Әминов, Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров, Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла, «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев һәм «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров бәяләде.

Фото: © "Татар-информ", Зөлфия Шәвәлиева

Сезонның төп уенында җиңүне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Дилияр Борһанов – «Дилүс улы» командасы яулады, әлеге командада бер уенчы.

2 урында «Нәмәкәй» һәм «Керәшеннәр» командалары.

3 урынны «Сабалета» (Саба) һәм «Изи» (Мамадыш) командалары бүлеште.

Барлык командаларга акчалата приз һәм уенның партнерларыннан махсус бүләкләр тапшырылды.

Төп бүләк, җиңүче кубогы һәм 200 меңлек акчалата сертификатны яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков тапшырды. Ул «Әйдә, ШаяРТ!» лигасы һәм Яшьләр эшләре министрлыгының озак еллар тыгыз хезмәттәшлек итүен искәртеп үтте.

«Беренче чиратта әлеге проект өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт җиткерәсем килә. «Әйдә, ШаяРТ!» лигасы татар яшьләре белән зур эш алып бара, без уртак юнәлештә эшлибез. Безнең төп бурычыбыз татар телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклау. Татар КВНы әлеге юнәлештә бик актив һәм алга таба да зур эшләр башкаруын дәвам итәр дип өметләнәм», – диде ул.

  • «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының яңа сезоны 2025 елның февралендә башлана.
  • «Әйдә ШаяРТ!» – татар телендә үткәрелә торган заманча телевизион юмористик уен. Лиганың максатлары – яшьләрдә милли үзаң, үз халкының мәдәни һәм тарихи мирасына хөрмәт, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аның иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, татар телендә юмор үстерү.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus