Дәүләт Думасы махсус хәрби операциядә катнашучыларның эш урынын контракт буенча хезмәт итү вакыты беткәнче саклауны гарантияли торган закон проектын хуплады. Әлеге үзгәрешләр Россия Хезмәт кодексына кертеләчәк, дип хәбәр итә ТАСС.
Закон нигезендә, хезмәткәрне мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырганда, мобилизация буенча Россия милли гвардиясе гаскәрләренә хезмәткә җибәргәндә яки мобилизация, хәрби хәл яки сугыш вакытында, яисә Россия Кораллы көчләренә яки милли гвардия гаскәрләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм итү турында контракт буенча хезмәткә чакырганда, эшче һәм эш бирүче арасында төзелгән хезмәт килешүе хезмәт вакытына туктатылып тора.
Хөкүмәт белдергәнчә, әлеге закон килешү вакытына бәйсез рәвештә, хәрби хезмәт вакытына хезмәт килешүен туктатып торуны тәэмин итә. Моннан тыш, контракт буенча бер елдан артык хезмәт итүчеләрнең тормыш иптәшләренә, хезмәткәрләр санын яки штатын кыскартканда, хезмәт командировкаларына җибәргәндә, өстәмә эш вакытына җәлеп иткәндә, төнге вакытта, ял көннәрендә һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен гарантияләр озайтылачак.