Бүген махсус операциядә катнашучылар белән очрашуда Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов 26 ноябрьдә уллары туган Александр һәм Камилла гаиләсенә 100 меңлек сертификат тапшырды. Малайга Михаил дип исем кушканнар, аның авырлыгы 3490 грамм, буе 53 сантиметр.
«Бу безнең икенче балабыз. Олы улыбыз Павелга хәзер өч яшь ярым. Кече улыбызга Михаил дип исем кушарга уйладык, чөнки бу исемне төштә күргән идем. Без бик шат», – дип сөйли баланың әнисе Камилла.
Бүген, 17 декабрьдә, Камилланың туган көне. Район башлыгы гаиләне бу мөһим вакыйга белән котлады, аларга чәчәкләр, акчалата сертификат һәм ике балага да бүләкләр тапшырды.
«Зәй районында махсус операциядә катнашучылар гаиләсендә туган унтугызынчы бала инде бу. Зәйдә балалар тууы, бигрәк тә геройлар гаиләсендә балалар туу сөендерә», – диде Рәзиф Кәримов.
Гаилә башлыгы Александр хәрби хезмәткә 2022 елда киткән. Аның позывное – Гвардеец. 2023 елның 15 гыйнварында ул яралана һәм хәзерге вакытта тернәкләнү уза. «Батырлык һәм кыюлык» өчен медале белән бүләкләнгән.
Язма Айгөл Яруллина ярдәме белән әзерләнде.