Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов Бохарада сәнәгать паркы төзелеше белән танышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бохарага (Үзбәкстан) эш сәфәре барышында Бохара өлкәсе хокиме Ботир Зарипов белән «Бохара сәнгатьне үстерү комплексы» Махсус сәнәгать паркы төзелеше мәйданчыгында булды. Татарстан Үзбәкстандагы коллегаларына сәнәгать паркы төзелешендә консультация ясый.

Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, бүген Бохарада булачак сәнәгать паркы территориясендә гомуми мәйданы 93 мең квадрат метр мәйданлы ике җитештерү корпусы төзелеше бара. Аларны кулланылышка тапшыруның пландагы вакыты – 2025 елның 2 кварталы. Киләчәктә сәнәгать паркы территориясендә полимер торбалар һәм ПЭТ-җепсел җитештерә башлау планлаштырыла.

Ботир Зарипов белән очрашуда Миңнеханов Россия һәм Үзбәкстанның дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында төбәкләр арасында үзара партнерлыкны ныгыту мөмкинлекләренә югары бәя бирде.

«Без Шәүкәт Миромонович Мирзиёевка Татарстан-Үзбәкстан хезмәттәшлеген үстерүгә аерым игътибар биргәне һәм уртак проектларны тормышка ашыруда ярдәм итәргә әзер булуы өчен рәхмәт белдерәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе фикеренчә, Үзбәкстан белән хезмәттәшлек актив үсә, сәүдә-икътисади элемтәләр ныгый, үзара сәфәрләр булып тора. Аерым алганда, Үзбәкстан Президенты быел Казанга ике мәртәбә килде инде.

Алга таба алар «Бохара сәнәгатьне үстерү комплексы» сәнәгать паркы үсеше мәсьәләләре, шулай ук булачак резидентлар өчен белгечләр әзерләү турында фикер алышты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Үзбәкстан җитәкчеләре Бохара һәм Навои өлкәләрендә уртак проектларны тормышка ашыруга зур игътибар бирә.

«Әлеге әһәмиятле уртак проектлар – безнең илләрнең партнерлыгын ныгытуга яхшы өлеш кертә. Без дәүләтара хезмәттәшлек мәнфәгатьләрендә аларны иң югары дәрәҗәдә тормышка ашырырга тиеш», – дип өстәде Татарстан Рәисе.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus