Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда имам-вәгазьчеләр слёты ачылды

16 декабрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатыйхасы белән Татарстан мөхтәсибәтләрендә халыкны ислам диненә өндәү белән шөгыльләнүче имам-вәгазьчеләр слёты ачылышы узды. 4 көн дәвамында алар җәмгыятьтә ислам кыйммәтләрен тарату һәм ислам нигезләре турында белемнәрне арттыру өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарага Татарстанның төрле почмакларыннан 35 яшькә кадәрге аеруча актив имамнар килде. Аларның бурычы – нәзарәтнең халыкка, бигрәк тә яшьләргә рухи ярдәм һәм дини-әхлакый тәрбия бирү, исламга кызыксынуны арттыру һәм республика мәчетләренә җәлеп итү өлкәсендәге эшен бергәләп ныгыту. Тулаем алганда, бу слёт вәгазьләү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче имамнар әзерләүгә юнәлдерелгән.

Слёт үз эшен Казан янындагы «Заречье» үзәгендә дәвам итәчәк. Катнашучыларны төрле тренинглар, дәресләр, лекцияләр һәм дискуссияләр көтә. Татарстанның төрле районнарыннан килгән хәзрәтләр бер-берсе белән таныша, планлаштыруның, максатлар куюның, бурычлар билгеләүнең, эш программасы булдыруның, ресурсларны ачыклауның, эшне контрольдә тотуның һәм нәтиҗәләрне бәяләүнең яңа методикаларын өйрәнә алачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus