Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов Азәрбайҗанда «Алят» икътисади зонасы ташламалары һәм проектлары белән танышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗанда эш сәфәрендә «Алат» ирекле икътисади зонасында булды. Ул Баку халыкара Диңгез сәүдә портыннан ерак түгел урнашкан. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Территория буенча экскурсияне Азәрбайҗан икътисад министры Микаил Чыңгыз углы Җаббаров һәм ирекле зона директоры уздырды. Татарстан җитәкчесенә мәйданчыкның төп өстенлекләре, шул исәптән клиентларга бирелә торган төрле ташламалар турында сөйләделәр. Алар әзер инфраструктуралы участоклар, төрле транспорт һәм логистика хезмәтләре алырга мөмкин. Инвесторларны өстәмә кыйммәткә салымнан (НДС), керемгә салымнан, таможня пошлиналарыннан һ. б. азат итү каралган.

Ирекле икътисади зона 2020 елда төзелгән. Ул 6500 гектар кишәрлекне били. Уңайлы урын аның потенциалын транскаспий маршруты һәм «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридоры кысаларында көчәйтергә мөмкинлек бирер дип көтелә. Ирекле икътисади зона төзелешенең беренче этабы 2023 елда тәмамланган. 60 гектар мәйданда урнашкан барлык кишәрлекләр дә диярлек инвесторлар арасында бүленгән. Хәзерге вакытта төзелә торган яңа участокларда җиңел һәм авыр сәнәгать объектлары урнашачак.

Татарстан Рәисенә халыкара йөк аэропорты проектын тәкъдим иттеләр, аны гамәлгә ашыру ике елдан тәмамланырга мөмкин. Логистика үзәге эшли инде, аның автомагистральләр буенча ташыла торган 500 мең тонна йөк үткәрү мөмкинлеге бар.

Рөстәм Миңнехановны «Алат»ның предприятиеләр өчен белгечләр әзерләү өлкәсендәге тәҗрибәсе кызыксындырды. Тиздән биредә махсус белем бирү учреждениеләре ачылыр дип көтелә.

Ахырда Татарстан Рәисе азат ителгән территорияләр ихтыяҗлары өчен «Алабуга» махсус икътисади зонасында җитештерелгән ике Sollers Atlent автобусын тапшырды.

Азәрбайҗан Икътисад министрлыгы җитәкчесе белдергәнчә, бу ишарә ике халык арасында дуслык символы сыйфатында бәяләнә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus