«Татар-информ» журналистлары Александр Хевронин һәм Арсений Кәримов нәтиҗәле хезмәтләре, мәдәниятне һәм сәнгатьне саклауга һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен Казанның Совет районы хакимияте Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Алар Казанның «Салават күпере» халык бию ансамбле составында күпьеллык чыгышлары өчен билгеләп үтелде.
«Без татар милли фольклоры белән ун елдан артык шөгыльләнәбез һәм аны Россия төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә дә күрсәттек. Синең өлешеңне билгеләп үтүләре һәрвакыт күңелле, бигрәк тә безнең бию коллективы 65 еллыгын билгеләп үткән көнне», - диделәр агентлык хезмәткәрләре һәм ансамбльнең башка катнашучылары.
Рәхмәт хатлары Дәрвишләр бистәсендә Сәет Галиев исемендәге Мәдәният сараенда «Салават күпере» халык бию ансамбленең юбилей концертында тапшырылды.