Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Асад Сирия хакимиятеннән киткәннән соң беренче белдерүен әйтте

Сириянең элеккеге президенты Башар Асад ил хакимиятеннән киткәннән соң беренче тапкыр сүзен әйтте. Сириянең элеккеге лидерының канцеляриясе Телеграм-каналында «Президент Башар Асадның Сириядән китүенә китергән хәлләрне аңлатуы»н таратты.

Аерым алганда, Асад белдергәнчә, аның Сириядән качуы планлаштырылмаган һәм ул Дамаскта якшәмбе, 8 декабрь, иртәсенә кадәр калган. «Террорчылар көчләре Дамаскка үтеп кергәч, мин безнең Россия союздашлары белән хәрби операцияләрне координацияләү өчен Латакиягә күчтем (Россиянең Хмеймим хәрби базасына – Т-и иск.)», — дип раслый ул.

Әмма, Сириянең экс-президенты сүзләренчә, иртән аңа тугры булган гаскәрләрнең «барлык хәрби чикләрдән чигенүе һәм соңгы армия позицияләренең җимерелүе» ачыкланды, ә Хмеймим базасы пилотсыз очкычларның көчәйтелгән һөҗүмнәренә дучар була башлады. Шуңа бәйле рәвештә «Мәскәү командованиедән якшәмбе, 8 декабрь, кичендә кичекмәстән Россиягә эвакуация оештыруны таләп итте».

«Бу Дамаск бирелгәч һәм шуның артыннан соңгы хәрби позицияләрнең коллапсыннан һәм калган барлык дәүләт институтларының параличыннан соң икенче көнне булды», - дип ачыклык кертте Асад.

«Бу вакыйгалар вакытында мин отставкага китү яки сыену урыны эзләү мөмкинлеген карамадым, һәм мондый тәкъдим бер кешедән яки партиядән дә килмәде. Гамәлләрнең бердәнбер варианты террорчыларның басымына каршы көрәшне дәвам итү иде», - ди ул.

Ахырда экс-президент үзендә «Сириянеке һәм аның халкыныкы булу хисе» саклануы турында хәбәр итте һәм илнең «яңадан ирекле һәм бәйсез булачагына» өмет белдерде.

Элегрәк Башар Асадның көрәштәшләре Reuters агентлыгына сөйләгәнчә, ул үзенең якыннарының берсен дә, шул исәптән югары хәрби җитәкчеләрне дә кисәтмичә, илдән качкан.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus