Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова: Татар теленә игътибар арту – зур сөенеч

Казан шәһәре Идел буе районының «19нчы гимназия» муниципаль автономияле гомуми белем учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Гарифҗанова татар теленә игътибар артуның зур сөенеч булуын әйтте. Бу хакта ул Казан Ратушасында 2024 елда Казан мэриясе оештырган милли чараларга һәм проектларга багышланган түгәрәк өстәлдә сөйләде.

«Ел дәвамында татар теле курсларын үткәрдек. Беренчесе – муниципаль хезмәткәрләр өчен, калганнары барлык теләүчеләр өчен узды. Соңгы курста махсус Ләйлә Гарифҗанованы чакырдык. Һәр курста икешәр төркем оеша: башлангычлар һәм дәвам итүчеләр. Яңалыкны социаль челтәрләрдә урнаштырабыз, ике сәгать эчендә урыннар тула! Аннан шалтырата башлыйлар. Чөнки татар телен белергә теләүчеләрнең ихтыяҗы зур», - диде түгәрәк өстәлне алып баручы Айсылу Лерон.

Ул катнашучыларның барысы да ахырга кадәр калмавын әйтте. «Укырга теләүчеләр курсларга йөреп бетерә, без аларга Рәхмәт хатлары тапшырабыз. Алар белемнәрен күрсәтеп, гади генә җөмләләр белән булса да, татарча җөмләләр төзи», - диде ул.

«Татар теле курсларын алып бару минем өчен беренче тәҗрибә иде. Моңарчы һәрвакыт балалар белән эшләдем, онлайн һәм офлайн дәресләр укыта идем. Курслар тәмам булганнан соң, татар теленнән өстәмә дәресләр сорап мөрәҗәгать итүчеләр бик күп булды. Араларында әлеге курста укучылар да бар. Минем өчен татар теленә игътибар арту – зур сөенеч», - диде Ләйлә Гарифҗанова.

«Ләйләне котлыйбыз! Киләчәктә уңышлар телим. Алга таба да проектларда актив рәвештә катнашырга риза булырсың дип өметләнәбез», - диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus