Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Геннадий Макаров: Музыка коралларының милләте юк

Фольклорчы-галим, этномузыка белгече, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров музыка коралларын билгеле бер милләтнеке дип атауга карата фикерен белдерде. Бу хакта ул «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы кысаларында нәшер ителгән китапларны тәкъдим итү кичәсендә «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«Музыка коралларының милләте юк. Татарга гармунда уйнау ошый икән, ул гармунда уйный, думбрада уйнау ошый икән, думбрада уйный, тели икән, курайда уйный. Безнең мәдәни мирасыбыз бик бай, барысын да барлап бетерә алмыйбыз, яңалыклар ачу ул әле бездән соң да калыр. Бүгенге көндә без борынгы гармунны, курайны, думбраны онытмыйча, аны хәзерге мәдәни әйләнәгә кертергә тиешбез», – диде ул.

Быел Геннадий Макаровның «Рухият» программасы кысаларында ике китабы басылып чыкты: «Татар мәдәниятендә курай» һәм «Яңгыра, борынгы думбра».

«Татар мәдәниятендә курай» дигән җыентык безнең курайларны өйрәнүче Исмәгыйль Мусинның архив материаллары нигезендә бастырып чыгарылды. Китапта татарда кыска курай гына түгел, ә озын курайлар булу турында да тәфсилләп язылды. Татар музыка кораллары белән кызыксынучылар өчен, ул кызыклы китап булыр дип уйлыйм», – диде этномузыка белгече.

Геннадий Макаров сүзләренчә, «Яңгыра, борынгы думбра» китабының бастырылуы татар халкының борынгы уен коралларын торгызу эшенә юнәлдерелгән.

«Думбра турында нинди мәгълүмат бар – барысы да шул китапка тупланды. Моңа кадәр думбра турында материаллар бик аз иде, юк диярлек дәрәҗәдә. Һәм тагын бер мөһим әйбер – китапта ноталарның бирелүе. Музыка мәктәпләрендә, көллиятләрдә, институтларда аны файдаланып була. Думбра күрсәләр: «Бу – казак яки кыргызның уен коралыдыр, безнең гармун гына бар», – дип әйтә иделәр. Ә китапны укыган кеше татар халкының музыка кораллары күпкә байрак һәм, аларда уйнарга өйрәнү өчен, методик әсбаплар булуын да күрәчәк», – дип искәртте ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus