Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Башкортстанда яшәүчеләр Баулы волонтерлары аша хәрбиләргә чәкчәк ясап җибәргән

Башкортстанда яшәүчеләр дә Баулы аша хәрбиләргә гуманитар ярдәм әзерләп җибәрде. Бу юлы ятим булып киткән хәрбиләргә посылкалар махсус ясалды. Аны әзерләүдә Башкортстан республикасы Бүздәк районының Күзәй һәм Ахун авылында яшәүче ике пенсионер ханымның да тырышлыгы куелды. Бу хакта «Баулы-информ» агентлыгында хәбәр ителә.

Башкортстанда әзерләнгән посылкаларны Баулы волонтёрларына тапшырдылар. Миннегөл Гәрәева, Роза Хөсәенова – кодагыйлар. Алар Баулыда яшәүче балалары артыннан күчтәнәч җибәрергә уйлаганнар.

– Җир йөзендәге бөтен әниләр үз балалары өчен борчылган кебек үк, мин дә солдатлар өчен борчылып яшим. Аларның һәрберсе кемнеңдер газиз баласы бит, – ди Миннегөл Гәрәева. – Сугыш кырындагы яңалыкларның барысын да үз йөрәгем аша үткәреп, борчылып торам. Шуңа күрә кодагыем белән үзебезнең күңел, кул җылысын кушып, егетләргә чәкчәк пешереп җибәрергә уйладык. Әлеге күчтәнәчләр солдатларыбызга ризык булсын иде.

– Гуманитар ярдәм җыюда һәрвакыт актив катнашабыз. Бар егетләр дә исән-сау туган якларына, җылы йортларына, иң кадерле кешеләре янына әйләнеп кайтсыннар иде, – ди Роза Хөсәенова. – Әле күптән түгел генә кайбер частьтә бер кешесе булмаган, ятим булып киткән солдатлар барлыгын да белдек. Шуннан безнең күңелләр тагын да нечкәреп китте, аларга да ничек тә ярдәм итү җаен уйладык. Шуннан кодагыем белән сөйләштек тә, ник әле аларга тәмле чәкчәк пешереп җибәрмәскә? Икенче көнне үк эшкә тотындык. Егерме йомыркадан пешерә башлаган идек, ярыйсы гына күләмдә килеп чыкты. Шуларны махсус савытларга баллап тутырдык.

Роза апа һәм Миннегөл апа сүзләренчә, мондый изге эштән читтә калырга ярамый. Тәмле күчтәнәч пешергәндә алар хәрбиләрнең исән-сау кайтуларын теләп, моңлы җырлар көйләп, балалары, уртак оныклары турында сөйләшә-сөйләшә вакытның узганын, тау кадәр өеп чәк-чәк әзерләгәннәрен сизми дә калганнар. Изге эшкә чикләр юк, теләк һәм мөмкинлек кенә кирәк. Ике кодагый шулай ук үзләре ясаган җиләкле кайнатмалар, тозлаган һәм маринадлаган консервлар, мәтрүшкә кушып чәйләр дә әзерләгәннәр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus