Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанның үзенчәлекле халык программасы бар

Татарстан «Бердәм Россия»нең халык программасын тулы күләмдә гамәлгә ашыра. Республикада мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, спорт һ.б. объектлар төзү һәм ремонтлау буенча күп кенә проектлар эшли. Бу үзенә күрә «республиканың халык программасы», дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең XXII съезды башланыр алдыннан.

«Иң мөһиме шунда ки, без Татарстан хакимиятенә, партиягә мөрәҗәгать итеп аны программа рәвешенә китердек, анда Татарстан Республикасыннан финанслауны һәм әлеге объектларга кагыла торган федераль программаларда мәҗбүри катнашуны тәэмин иттек. Мин программага ярдәм күрсәткән һәм федераль проектлар кысаларында аерым объектлар буенча финанслауда катнашкан өчен федераль Үзәккә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә рәхмәтлемен», - дип белдерде Татарстан парламенты башлыгы.

Ул төбәкнең юллар төзү буенча лидер булуын, шулай ук торак, социаль өлкә объектларын сафка бастыру һәм капиталь ремонтлау буенча иң яхшылар рәтенә керүен искәртте.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 2025 елда Татарстанда муниципалитетларның закон чыгару органнарына сайлаулар, шулай ук ТР Рәисен сайлау узачак. Шуңа күрә партия структурасын ныгыту һәм халык программасын гамәлгә ашыру төбәктә «Бердәм Россия»нең мөһим эше булып тора.

Республика Дәүләт Советы Рәисе Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән эшләү өстенлекле тәртиптә оештырылуын, һәр мөрәҗәгатькә игътибар бирелүен искәртте.

«Кешеләр моны сизә, шуңа күрә Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына хезмәт итәргә китүчеләр саны кимеми», - диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus