Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин: «Парламент-2030» бәйгесе яшьләрнең потенциалын ачарга ярдәм итә

«Парламент-2030» бәйгесе яшьләрнең потенциалын ачарга, мөһим инициативаларны кертергә ярдәм итә һәм катнашучылар каршында яңа офыклар ача. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның конкурста катнашучыларга сәламләү телеграммасында шулай диелә.

Мөрәҗәгатьне җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров укыды.

«Әлеге ярыш үккәрелә башлаганнан бирле әһәмиятле мәйданчыкка әверелде, анда битараф булмаган, актив яшь гражданнар үзләрен, белем һәм осталыкларын күрсәтә, төрле өлкәләрдәге ихтыяҗ зур булган идеяләр һәм проектларны закон нигезендә рәсмиләштерергә өйрәнә ала», - дип искәртте Мөхәммәтшин.

Ул буыннарның тарихи хәтерен ныгыту бәйгенең темасы булуын билгеләп үтте. Бу Бөек Ватан сугышының 80 еллыгын бәйрәм итү һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы алдыннан аеруча зур әһәмияткә ия.

Быел 11 студент һәм мәктәп укучысы бәйгенең финалистлары булган. Катнашучыларның гомуми саны 50 меңнән артып киткән, гаризалар Россиянең 89 төбәгеннән килгән.

Чубаров төбәкләрнең закон чыгару органнарында конкурста җиңүчеләргә ихтыяҗ булуын билгеләп үтте. Чара Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә яшьләрне тәрбияләүдә зур роль уйный.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова искәрткәнчә, «Парламент-2030» яшьләргә закон чыгару яки башкарма хакимият органнарында, хәрби структураларда эшләү юлында беренче адым булачак.

2014 елдан бирле бәйгедә катнашучылар саны 800 меңнән артып киткән. Җиңүчеләр Федерация Советы һәм Дәүләт Думасында стажировка узу мөмкинлегенә ия була. Шушы вакыт эчендә 104 финалист федераль, төбәк закон чыгару һәм башкарма хакимият органнарында вазифалар алган, шулай ук депутатлар һәм депутат ярдәмчеләр булган.

Бүләкләү тантанасында Казан Шәһәр Думасы депутаты Людмила Андреева, Федерация Советының Конституцион закон чыгару һәм дәүләт төзелеше комитетының эксперт-консультатив советы әгъзасы Михаил Вавилин катнашты.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus