Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Арчада махсус хәрби операциядә һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл ачылды

Арчаның «Җиңү паркы»нда яңа һәйкәл ачу тантанасы узды. Ул махсус хәрби операция зонасында һәлак булучыларга багышланды. Чарада район җитәкчелеге, махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең туганнары, локаль сугышлар ветераннары, шулай ук мәктәп укучылары катнашты.

Район башлыгы Илшат Нуриев махсус хәрби операциядә катнашучы, каһарманлык үрнәге күрсәткән, тынычлык бәрабәренә гомерләрен кызганмаган батырларның якыннарына рәхмәт сүзләре җиткерде.

«Районыбызның батыр егетләре үзләрләрен аямыйча Ватан сагына бастылар. Безнең тынычлыкны саклап башларын салган батырларны искә алабыз, аларны онытырга хакыбыз юк. Югалту ачысы кичергән әти-әниләр, гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашабыз. Юата алырдай сүзләр табып булмый. Яу кырында булган егетләр барысы да геройлар. Хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган геройларның исемнәрен, күрсәткән батырлыкларын яшь буын да белеп үссен, һәйкәл дә шул максаттан ачыла. Бу югалтулар соңгысы булсын, калган егетләребез тиз арада исән-сау туган якларыбызга әйләнеп кайтсыннар», - диде Илшат Нуриев.

Район башлыгы Илшат Нуриев һәм Арча, Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрбиләр, рядовойлар Алишер Ашимханов, Равил Гыйззатуллин, Тимур Мортазин, ефрейтор Рәшит Нагуманов, өлкән сержант Игорь Спиридоновның якыннарына Батырлык орденнары, рядовой Айрат Вәлиуллинның әти-әнисенә икенче дәрәҗә «Кыюлык өчен» медален тапшырдылар.

Чара һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланды. Батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus