Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Дәүләт Думасы 31 декабрьне рәсми ял көне дип игълан итүдән баш тартты

Дәүләт Думасы 12 декабрьдә елның соңгы көне – 31 декабрьне – мәҗбүри ял көне итәргә тәкъдим иткән закон проектын беренче укылышта карады. Нәтиҗәдә, парламентарийлар документны кире какты. Бу хакта ТАСС агентлыгына сылтама белән «Труд» газетасы яза.

Закон проектында елның соңгы көнен эш көне булмаган бәйрәм көннәре исемлегенә өстәргә, ә бер уңайдан, шул рәвешле ялларның гомуми санын саклап, 8 гыйнварны ял көннәре исәбеннән төшереп калдырырга тәкъдим ителгән иде. Инициатива авторлары ачыклык керткәнчә, эш көне 31 декабрьгә туры килгәч, күп кенә хезмәткәрләр үз бурычларын тулысынча үтәми; аларның бер өлеше, бәйрәмгә әзерләнергә өлгерү өчен, ял ала.

Шуңа да карамастан, Думаның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб журналистларга аңлатканча, беренче этапта документ Хөкүмәт аңа тискәре бәя бирү сәбәпле кире кагылган. «Шуның белән бергә, Хөкүмәт һәрвакытта да 31 декабрьне ял көне итәргә тырыша», - дип искәртте депутат «Лента.ру» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.

«Безнең тәкъдимнәр төрле иде, - дип өстәде Бессараб. – Бакчада эшләү (һ.б.) өчен язгы бәйрәмнәрне өстәп, Яңа ел каникулларын киметү турында да тәкъдимнәр булды. Әмма без оппонентларыбызны һәр төбәктә дә 1 майда бәрәңге утыртып булмавына (чөнки әле кар эреп бетмәгән була) инандырдык. Ә Яңа ел каникулларын исә кешеләр ярата».

Россиялеләр өчен алдагы Яңа ел каникуллары 2024 елның 29 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus