Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов урамнарны һәм ишегалларын кардан чистарту темпларын көчәйтергә кушты

Шушы көннәрдә Татарстанда яуган кар халыктан территорияләрне вакытында кардан чистартмауга бәйле мөрәҗәгатьләрнең артуына китергән. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган шимбә киңәшмәсендә юлларны һәм җәяүлеләр зонасын кардан арындыру тизлеген һәм сыйфатын арттырырга кушты. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул муниципалитет, профиль министрлык һәм ведомство башлыкларын әлеге теманы шәхси контрольгә алырга, шулай ук татарстанлыларның юлларны кардан чистартуга бәйле сорауларына вакытында илтифат итәргә чакырды. Тагын бер мөһим әйбер – күп фатирлы йорт түбәләре торышын мониторинглау.

Әйтик, шушы көннәрдә яуган кардан соң халыктан 575 шикаять килгән.

«Кешеләр автомобиль юлларын вакытында кардан чистартмау транспорт хәрәкәтен кыенлаштыруы, аварияләр саны арту, җәмәгать транспортының үтемлелеге кимүе хакында хәбәр иткән», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Республикада яшәүчеләрнең иминлеге тротуарларны, социаль объектларга килү юлларын һәм ишегалларын кардан чистартуга бәйле. Шуңа күрә бу мәсьәлә аерым игътибар таләп итә, дип сүзен дәвам итте ул. Яңа ел бәйрәмнәрендә дә эш темпларының кимемәве мөһим.

«Бу тема һәр җитәкченең шәхси контролендә булырга тиеш. Гражданнарның сигналларына вакытында илтифат итәргә, йорт түбәләреннән кар һәм боз төшү куркынычына игътибар бирергә кирәк», - дип белдерде Миңнеханов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus