Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тубыл районы Түбән Әремчән авылында ремонттан соң мәчет ачылды

Тубыл өлкәсе Тубыл районы Түбән Әремчән авылында ремонттан соң мәчет ачылды. Бу яңа бина түгел: 15 ел элек авыл клубы итеп әзерләнгән бураны мәчет иткәннәр. Эчке ремонтка акча җитмәгән. Өстәмә финанслауны озак көтәләр, быел, көзнең ике аенда, ремонт төгәлләнде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәчет ачылышына 80 кеше - Түбән Әремчән халкы һәм шәһәрдән аларның туганнары җыелган. Алар арасында Түбән Әремзәнда беренче мәчеткә нигез салучы Тухтасын Айтмөхәммәтовның оныгын күрү бик күңелле булды. Ул Түбән Әремзәндә һәм Тубылда мәчет төзегән.

Ул тумышы белән Бохарадан, ә Әремзән авылына аның бабалары 1700 елда килгәннәр, аннары Тубылга күчкәннәр. Алар сәүдә белән шөгыльләнгән, Себердә яшәүчеләргә товар ташыганнар. Беркөнне Тухтасын аларда зур казанны күреп ала, ул алтыннан ясалган кебек тоела. Шуннан соң ул аны әйберләргә алмаштырган һәм Мәскәүгә алып барып саткан. Алтын казан акчасына ул ике мәчет салдыра - акчаны үз файдасына түгел, ә изге эшкә җибәрә.

Мәчет ачылышына җыелган халыкны Хәйрулла хәзрәт сәламләде һәм вәгазь укыды. Ул билгеләп үткәнчә, мондый вакыйгалар Аллаһы Тәгалә ярдәменә мохтаҗ булган һәм аңа дога кылган мөселманнар өчен бик мөһим. Имам диндәшләрен изге гамәлләр кылырга өндәде. Һәм аларга мәчетнең үзләре өчен рухи үзәк булуын һәм аларның үз имамы булуын теләде.

Намаздан соң, Түбән Әремзән халкының иминлеге һәм мәчетнең чәчәк атуы өчен дога кылдылар. Мәчетнең мөселман җәмгыяте рәисе аны төзекләндерүдә ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт белдерде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus