Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алабуганың «Шатлык» мәчете 10 еллыгын билгеләп үтте

Алабуга шәһәрендәге «Шатлык» мәчетендә район имамнары җыелышы узды, анда мөхтәсибәтнең 2024нче елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Район имамнары җыелышы кысаларында «Шатлык» мәчетенең 10 еллыгына багышланган тантаналы очрашу үткәрелде, анда мәчет төзелешенә һәм үсешенә зур өлеш керткән зур шәхесләр, иганәчеләр һәм шәһәр халкы җыелды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда дин әһелләре, җирле халык һәм кунаклар катнашты, алар «Шатлык» мәчетенең эшләп китүе һәм аның күп кенә мөселманнар өчен аерылгысыз рухи тормыш үзәгенә әверелүе турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Соңгы ун елда гамәлгә ашырылган проектларга, шул исәптән хәйрия акцияләренә, белем бирү программаларына һәм мәдәни чараларга аерым игътибар бирелде.

Очрашудан соң барлык катнашучылар төшке ашка чакырылды. Биредә киләчәккә планнар хакында да фикер алышу узды. Җыелган халык «Шатлык» мәчетенең киләчәктә дә дин кардәшләр өчен очрашу һәм рухи үсеш урыны булачагына ышанычын белдерде.

«Шатлык» мәчете янында «Ихсан» урта гомуми белем бирү мәктәбе» хосусый гомуми белем бирү учреждениесе урнашкан. Кунаклар шулай ук әхлакый тәрбия бирүгә юнәлдерелгән мәктәпнең уку-укыту барышы белән танышты. Гомуми белем бирү программасына өстәп, укучылар әхлаклы булырга өстәмә дәресләр һәм дәрестән тыш чаралар аша өйрәнә. «Шатлык» мәчетендә ислам әхлагы дәресләре татар телендә алып барыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus