Синоптиклар фаразлаганча, бүген кич, төнлә һәм 14 декабрьдә көндез Татарстанда буран була, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана һәм секундына 15 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Шул сәбәпле, республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясе юлларда имин хәрәкәт итү кагыйдәләрен искәртте.
Машина йөртүчеләргә транспортлар арасында куркынычсыз дистанция һәм кырыйдагы интервалны сакларга, куркыныч маневрлар ясаудан, бигрәк тә каршы як полосага чыгуга бәйле маневрлардан сакланырга, шулай ук һава һәм юл шартларына туры килә торган тизлектә хәрәкәт кирәк.
Җәяүлеләр юл аркылы чыгар алдыннан транспорт булмауга, булган очракта да аның җәяүлене күрүенә һәм уздыруына инанырга кирәк. Тротуарлар булмаган очракта, юлларның яктыртыла торган өлешеннән һәм транспорт хәрәкәтенә каршы барырга, шулай ук яктылык кайтаргычлары кулланырга кирәк