Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Хан Солтан. Алтын Урда» операсы 15-16 декабрьдә Истанбулда куелачак

«Хан Солтан. Алтын Урда» операсын 15-16 декабрьдә Истанбулда күрсәтәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев сөйләде.

Операның премьерасы Алма-Атада Абай исемендәге милли опера һәм балет театрында сәхнәгә куелган иде. Илнур Миргалиев әсәр язылыр алдыннан төп консультантлар рәтендә булган. Бу хакта тулырак «Интертат»та.

«Премьера аншлаг белән узды. Кыргызстан, Үзбәкстан да кызыксына, диделәр. Италиягә дә алып барырга җыеналар. Минем аны Татарстанга, татар халкына да күрсәтәсе килә. Бу – бик саллы, зур акчалар да, вакыт та таләп итә торган хезмәт. Өч зур труппа әзерләнгән, күп кеше җәлеп ителгән, декорацияләр көчле куелган», - диде Илнур Миргалиев.

Аның сүзләренчә, әгәр Татарстаннан чакырсалар, Алма-Атадагы опера һәм балет җитәкчесе Айнур Копбасарова, алдан сөйләшү шартларында, безнең республикага да килергә ризалыгын белгерткән.

«Татарстан җитәкчелегеннән тора инде. Әйтик, 2025 елда июнь аенда Алтын Урдага багышланган зур конференция үткәрү планлаштырыла. Бәлки, шундый чараларга туры китереп чакырып булыр иде», - дип саный Илнур Миргалиев.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus